16+

Сак булыгыз: бүген яшенле, бозлы яңгыр көтелә!

Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил килүе аркасында шторм кисәтү игълан ителде.

Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил килүе аркасында шторм кисәтү игълан ителде.

19 июль кичен һава торышы начарлануы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

19 июль кичендә, шулай ук икенче көнне яшенле көчле яңгыр, боз явуы көтелә. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. 20 июльдә җил көндез урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлеккә җитәргә мөмкин.

Иртәгә төнлә 16-21 градус җылылык көтелә, көндез термометр баганалары 29-34 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading