Татарстанда COVID-19 йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да элемтә аша ияргән.
10 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар яшьләре буенча түбәндәгечә бүленә:
18 яшькә кадәр – 2
18дән 30га кадәр – 7
30дан 50гә кадәр – 14
50дән 60ка кадәр – 10
60тан 70кә кадәр – 7
70тән 80гә кадәр – 4
80нән 90га кадәр – 1
90нан югары – 0
Яшәү урыннары буенча:
Казан – 28
Чаллы – 4
Аксубай – 1
Әлмәт – 1
Буа – 1
Апас – 1
Югары Ослан – 3
Кукмара – 1
Нурлат – 1
Питрәч – 2
Саба – 1
Тукай - 1
27 октябрь көненә Татарстанда коронавирус йоктыруның 8235 очрагы теркәлгән. 7096 кеше, шул исәптән узган тәүлектә 155 кеше дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар