16+

Сак булыгыз! Маркетплейсларда тыелган матдәләр булган БАДларны ачыклаганнар

Роскачество маркетплейсларда составында тыелган матдәләр булган 400дән артык БАД тапкан.

Роскачество маркетплейсларда составында тыелган матдәләр булган 400дән артык БАД тапкан.

Аларда наркотик чаралар исемлегенә кертелгән кока яфраклары, исерткеч борыч (кава-кава), шулай ук кайбер рецептлы дарулар булуы ачыкланган, дип яза РИА Новости. 

Роскачество шулай ук башка хокук бозулар да тапкан. Мәсәлән, 60 меңнән артык БАД маркетплейсларда дәүләт теркәве турындагы таныклыксыз сатылган - бу иң киң таралган хокук бозуларның берсе. Мондый товарларның күбесе “Азык-төлек өстәмәләре”, “Спортчылар өчен туклану”, “Дәвалый торган туклану”, “Ашарга яраклы үсемлек экстракты” “Майларны яндыру”, “Тренировка алды комплексы", “Профилактик чара” һәм башка категорияләрдә сатылган. Моннан тыш, маркетплейсларда биологик актив матдәләрнең чик күрсәткечләре арттырылган БАДлар да сатыла - мондый препаратны эчү куркынычсыз түгел, чөнки ул передозировкага китерергә мөмкин.

Роскачество хокук бозулар турындагы мәгълүматны маркетплейсларга юллаган. Товарларның карточкаларын тикшергәннән соң, аларны блокка керкәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading