16+

Сак булыгыз: Татарстан юлларында бозлавык көтелә

Чәршәмбе, 28 апрельдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә.

Чәршәмбе, 28 апрельдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә.

Синоптиклар юлларда төнлә һәм иртән бозлавык барлыкка килүен фаразлый.

Шулай ук ТР Гидрометеорология үзәге иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә. Казанда секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак.

Алдагы көнне метеорологлар атна ахырына җылы һава торышы кайтачак дип вәгъдә иткән иде. Шимбә көнне һава температурасы 12-17 градуска кадәр җылынырга тиеш.

Фото: http://almet-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading