16+

Сак булыгыз: Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана

Якындагы тәүлектә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана.

Якындагы тәүлектә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы саклана.

Шулай итеп, Казанда көндез һава торышы +30..+32 градус була. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, явым-төшем ихтималы аз.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, гомумән Татарстан буенча бүген көндез һава температурасы +28..+33 градус фаразлана. Явым-төшем көтелми.

Республикада коры һава торышы һәм һава температурасы югары булу сәбәпле, янгын куркынычы югары (4 класс) булып кала. Татарстанда яшәүчеләрне сак булырга өндиләр.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading