16+

Сак булыгыз: Татарстанга боз килә!

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәттеләр

Сак булыгыз: Татарстанга боз килә!

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәттеләр

Татарстанда яшен һәм боз яву аркасында, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

6 июнь, шимбә киченнән башлап һава шартлары бозылыр дип фаразлана. Республика территориясендә урыны белән яшен, 22 м/с тизлектәге көчле җил булуы һәм боз явуы ихтимал.

Казанда 7 июньдә төнлә һәм көндез көчле яңгыр, яшен, урыны белән томан булачак.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җил һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәттеләр. Өйдән чыкмаска, урамда булганда реклама такталарыннан, күп катлы йортларның диварлары, зур агачлар һәм электр линияләре яныннан читкә китәргә киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә оптималь тизлек режимы сайларга, юлда кискен хәрәкәтләрдә сакланырга кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куркааам

    Мөһим

    loading