16+

Сак булыгыз! Тюбингта шуып, имгәнүчеләр саны арта

Казан медиклары әйтүенчә, шәһәр травмпунктлары пациентлар белән тулган. 

Казан медиклары әйтүенчә, шәһәр травмпунктлары пациентлар белән тулган. 

Яңа ел бәйрәмнәрендә пациентлар саны берничә тапкыр арткан. Табиблар куркуда, алда бит әле тагын 6 ял көне бар.

Медиклар сүзләренчә, беренче зыян күрүче инде яңа елның беренче сәгатендә үк ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән - ике бала һәм бер олы яшьтәге ир петарда шартлатканда зарар күргән.

Яңа елга кадәр ДРКБ травмпунктына көненә 40 лап пациент мөрәҗәгать иткән булса, хәзер бу сан өч тапкырга арткан. Зыян күрүчеләр саны көннән-көн үсә бара.

Табиблар сүзләренчә, күпчелек җәрәхәтләрне кешеләр үз гаебе белән ала. Чана, тюбинг, чаңгы һәм тимераякта шуганда, күпләр куркынычсызлык чараларын үтәми.

 Иң җитди җәрәхәтләр тюбингларда шуу аркасында килеп чыга икән. Кешеләр, таудан шуып төшкәндә һәм кабартылган мендәрдә сикергәләп, кешеләр еш кына арка һәм умыртка сөяген имгәтәләр.

Табиблар Татарстан халкын игътибарлырак булырга, үз көчләрен һәм осталыкларын дөрес итеп бәяләргә чакыра.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading