16+

Сак булыгыз! Юлларда бозлавык саклана

Якшәмбегә каршы төндә, 14 февральдә, бераз кар явуы көтелә, аерым районнарда – бозлавык, буран. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Якшәмбегә каршы төндә, 14 февральдә, бераз кар явуы көтелә, аерым районнарда – бозлавык, буран. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә 8-13 градус салкын булачак, аязганда – минус 17 градуска кадәр, көндез 6-11 градус салкын, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди. Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк, дип искә төшерәләр ведомствода.

Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Алар юлны аркылы җәяүлеләр кичүе аша һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юл чыгар алдыннан туктарга, барлык транспорт чараларының да туктап калуына һәм аларны үткәреп җибәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне кирәксез торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап телефон +7(843)533-38-88 буенча мөрәҗәгать итәргә, дип яза Казан мэриясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading