16+

Саклык банкы Ту-154тә фаҗигага юлыгучыларның бурычларын түләтмәячәк

Сочи өстендә Ту-154 авиаһәлакәтендә һәлак булучыларның туганнарына Саклык банкына кредит түләргә кирәк булмаячак, дип җиткерде Россия транспорт министры, әлеге фаҗигане тикшерү буенча дәүләт комиссиясе башлыгы Максим Соколов. Бу хакта "Татар-информ" "Интерфакс"ка сылтама белән хәбәр итә.

"Саклык банкы һәлак булганнарның бурычларын бетерү турында карар кабул итте. Әлеге процедура үтәлсен өчен тиешле гариза бирергә кирәк ", - диде ул.
Соколов Мәскәүдә Саклык банкының кайбер бүлекләре фаҗигадә үлгән кешеләрнең туганнарына компенсацияләр түләү өчен бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк, дип өстәде.

"Түләүләр якын көннәрдә дә дәвам итәчәк. Саклык банкының кайбер бүлекләре компенсацияләр түләү өчен бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк, эш 1 гыйнвардан соң да тукталмаячак", - диде Соколов пәнҗешәмбе көнне матбугат конференциясендә.

Исегезгә төшерәбез: Россия оборона министрлыгы Ту-154 самолеты радарлардан якшәмбе көнне иртән Сочидан очып китеп, берничә минут үтүгә югалган. Аның бортында хәрбиләрне, журналистларны, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблен һәм "Тугрылыклы ярдәм" ("Справедливая помощь") фонды башлыгы Елизавета Глинканы кертеп, 92 кеше булган. Алар Сириягә оча торган булганнар.

Лайнер Сочи яр буеннан ерак түгел Кара диңгез акваториясенә егылып төшкән. Борттагы пассажирлар һәм экипаж әгъзалары барысы да һәлак булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading