16+

Салават Фәтхетдиновка Дуслык ордены тапшырылган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашу үткәргән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Салават» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Салават Фәтхетдинов белән очрашу үткәргән.

Ул күптән түгел 65 яшьлеген бәйрәм иткән җырчыны котлаган һәм Дуслык ордены тапшырган, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Миңнеханов Фәтхетдиновның татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән зур өлешен, җырчының төрле яшьтәге вәкилләр арасында популярлыгын билгеләп үткән.

"Сез - берничә буын кумиры. Сезнең җырларыгызны һәркем белә һәм ярата", - дигән республика Рәисе.

Татарстанның халык артисты музыка сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен Дуслык ордены белән бүләкләнгән. Моннан тыш, аңа Россия Президентының Рәхмәте белдерелгән. Ул әлеге бүләккә иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканы өчен лаек булган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading