16+

Салават: "Инәйнен хәлләре яхшыга таба түгел"

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов гармунда уйнап моңланып утырган видео куйган.

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов гармунда уйнап моңланып утырган видео куйган.

«Авылга кайтып киләсе булыр. Сагындырды. Инәйнен хәлләре яхшыга таба түгел», — дип тә язган ул.

«Кайтыгыз, кайтыгыз, Салават Зәкиевич. Әниегез янында булыгыз инде. Яшәсен иде әле. Әниләр яшәгәндә бәхетле бит адәм баласы! Мин менә рәтләнде бераз дип киттем генә, бер тәүлектән соң әни вафат булды, кайтып җитәргә өлгерә алмадым. Соңгы минутларында янәшәсендә була алмадым шул. Шуңа күрә, кайтыгыз сез, кайтыгыз», — дип өзгәләнеп язган җырчы Нурзадә.

«Әниле бала иң бәхетле бала, чөнки син ничә яшьтә булсаң да әниең өчен син бала», «Бөтен эшегезне ташлап әниегез янына кайтыгыз», «Кайтырга тырыш, Салават, кырыенда бул, укенечкә калмасын», — дип киңәш иткән җырчының виртуаль дуслары.

Чыганак: Интертат

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading