16+

"Салават Күпере"ндәге йортта янгын чыккан

Казанда "Салават күпере"микрорайонындагы күпкатлы йортта яшәүчеләрне янгын аркасында эвакуациялиләр.

Казанда "Салават күпере"микрорайонындагы күпкатлы йортта яшәүчеләрне янгын аркасында эвакуациялиләр.

Бүген көндез Сажинов урамындагы 3 нче йортта, югары каттагы фатирның балконына ут капкан.

Шул рәвешле, әлеге йортта яшәүчеләрне янгын аркасында эвакуациялиләр.  

Сажинов урамындагы 3 нче номерлы йортта янгын чыккан, дигән хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына бүген көндезге икедә килгән. Шаһитлар әйтүенчә,  сигезенче каттагы балконнарның берсе яна башлаган. Биредә яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә үзләре өйләреннән чыкканнар.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка ут сүндерелгән була. Яну мәйданы 4 кв. метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading