16+

“Салават күпере”ннән чираттагы “күчтәнәч”

"Салават күпере” журналы балаларны яңа проектлар белән гел сөендереп тора.

"Салават күпере” журналы балаларны яңа проектлар белән гел сөендереп тора.

Ул замана белән бергә атлап, нәни дусларны ниләр кызыксындырганын белеп эшли. Күптән түгел нәшер ителгән “Күңелле әлифба” китабы да “Салават күпере”нең чираттагы “күчтәнәче”. Аны тәкъдим итү чарасы “Татмедиа” бинасында урнашкан “Әдәби кафе”да узды.

Басма 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга татарча әлифбаны өйрәтү максатыннан кулланма китап буларак әзерләнгән. Ул You Tube каналда баручы «Күңелле әлифба» тапшыруына нигезләнеп эшләнгән. Тапшыруның һәр чыгарылышында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә балаларны кызыклы, маҗаралы рәвештә хәрефләр белән таныштыра. Китапта бирелгән махсус QR-кодлар аша үтеп, әнә шул күңелле әлифба иленә сәяхәт тә итәргә мөмкин.

—  Бу әлифба балаларга гына түгел, әти-әниләр өчен дә бик мавыктыргыч. Төсле рәсемнәр, зур хәрефләр, кызыклы шигырьләр, наклейкалар, мавыктыргыч биремнәр, язу күнекмәләре беркемне дә битараф калдырмый, -ди “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.- Мин, иң беренче чиратта, Алмазга, Зөбәйдәгә рәхмәт әйтәсем килә. Шушындый саф татарча сөйләшкән, саф татар телендә фикер йөрткән матур гаилә булмаса, әлбәттә, бу проект икенче төсмер алыр иде. Татар баласы туган телен белсә, үз телендә укырга китап-журналлары булса, бәхетле була, - диде "Татмедиа" акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Чара кысаларында балалар өчен күңелле уеннар,  китап геройлары артист Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә Гәрәева белән кызыклы очрашу, хәрефле фотосессия үткәрелде, бүләкләр таратылды. Ахырда балалар тәм-том белән сыйланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading