Җырчының нефть өлкәсендә эшләгәнен белә идегезме?
Җырчы Салават Миңнеханов Нефтьчеләр көне белән тәбрикләгән һәм үзенең дә бу өлкәгә катнашы булуы хакында язган.
"Барыгызны да Нефтьтчеләр көне белән! Минем нефтьтче икәнне белә идегезме? Мәктәптән соң иң беренче урнашкан эшем ул- 2 нче разрядлы бораулау җиһазы слесаре булды. Ул вакытта миңа 17 яшь иде.
Аннары 20 яшьтә мин 4 нче разрядлы скважиналарны җир астында ремонтлау операторы булып урнашып, 3 ел эшләп алдым. Мазут, нефть, күкерт исләре әле дә истә",- дип яза Салават.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар