Алар халык белән очрашулар уздырып, Рөстәм Миңнеханов президентлык иткән чорда Татарстан ирешкән уңышлар хакында сөйләячәк. Шулай ук президентлыкка кандидат Миңнехановның сайлау алды программасы белән таныштыру, сайлаучылардан тәкъдимнәр кабул итү дә алар җилкәсенә төшә.
Билгеле булганча, сайлаулар 11-13 сентябрь көннәрендә узачак. Бердәм сайлау көне исә 13 сентябрьгә билгеләнгән.
Комментарийлар