Күбебез үзизоляция вакытында вакытыбызны өйләребездә үткәрәбез. Әмма динебезне, намазыбызны, догаларыбызны онытмыйк, дуслар. Гүр иясе булган кардәш, туганнарыбыз да безнең догаларыбызга мохтаҗ.
1 апрельдә җырчы Салават Фәтхетдиновның әтисе вафат булган икән. Ул бик яшьли, 54 яшендә үлеп киткән. Аның рухына дога кылырга, дип җырчы үзенең мәчетенә килгән.
- Өйдән чыгарга ярамый, менә үз намаз йортым бар минем. Белгәннәремне укырга дип бирегә килдем. Исәнлек - саулык телим барыгызга да, кайгы - хәсрәт күрми яшик, дуслар, - ди Салават инстаграм дусларына мөрәҗәгать итеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар