2022 елның 1 июнендә – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында “СалаваTik”ларның зур концерты узды. Театральләшкән тамашада күп кенә сабыйларның яраткан җырлары яңгырады. Концертта шулай ук Г.Камал исемендәге театр һәм “Әкият” курчак театры актерлары да катнашты.
Ике ел дәвамында «СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнашты. Проектта чыгыш ясаучы балалар – Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерләде. Проект танылу алган саен, аны киңәйтү, җырчы балаларны да арттыру ихтыяҗы туды. Проект белән бергә, җырчы балалар да үсте. Шунлыктан проектның өченче сезонына 1 июньнән кастинг игълан ителде. Ул ике турда узачак.
1 тур – 1 июньнән – 1 августка кадәр онлайн форматта үткәрелә. Кастингның беренче этабында катнашу өчен, “Салават күпере” сайтында урнашкан гаризаны тутырып, татар телендә бер җыр башкарып, аны видеога төшереп, salavatiklar@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
Беренче тур буенча барлыгы 30 бала сайлап алына.
2 тур – 1 августтан – 30 августка кадәр офлайн форматта үтәчәк. Беренче турда сайлап алынган 30 бала Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясыячак. Кастингка 6 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Балаларның вокал, хореография, сәхнә осталыгы өлкәсендәге сәләтләре бәяләнәчәк. Кастингның ике этабын да уңышлы үткән 3 бала «СалаваТik»төркеменә кабул ителәчәк. 1 сентябрь көнне исә, “СалаваTik” төркеменең тулыландырылган яңа исемлеге билгеле булачак. Алга таба бу балалар Казан шәһәре балалар филармониясендә дә шөгыльләнәчәк.
Комментарийлар