16+

«СалаваTik»лар рекордлар куя!

«СалаваTik»ларның YouTube каналында 5 ай элек дөнья күргән «Чума үрдәк, чума каз» татар халык уен җырын 36 мең кеше караган.

«СалаваTik»ларның YouTube каналында 5 ай элек дөнья күргән «Чума үрдәк, чума каз» татар халык уен җырын 36 мең кеше караган.

Икенче урында татар халык җыры «Әпипә», әлеге видео 25 мең карау җыйган. Ә Фәридә Шәймәрданованың «Кайда безнең кулларыбыз?» җыры 24 мең караучысы булып өченче урынны яулый. Ә интернет киңлекләрендә бүген дөнья күргән «Куяннар» җырын нәни тамашачыларыбыз үз итәрләрме? Яңа җырны ничә тамашачы карар?

«СалаваTik»ларның яңа җырларын балалар бик зарыгып көтеп алалар. «Айга ике тапкыр яңа җыр чыга, чыгу белән караучылар саны көннән-көн арта. Кайбер әниләр: «Баламның, «СалаваTik» төркеме барлыкка килгәнче, бу җырларның кайберләрен ишеткәне дә юк иде. Хәзер көн дәвамында шул җырларны җырлап-такмаклап йөри. Интернеттан һәрвакыт «СалаваTik» Youtube каналын кабызуымны сорый», – дип безнең белән шатлыкларын бүлешә. Без моңа шундый сөенәбез! Димәк, җырлар аша безнең ана телебез – татар теле яши. Милли көйләребез, җырларыбызны тыңлап үскән балалалар, үскәч тә, аларны исләрендә калдыра, онытмый», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«Куяннар» җырының сүзләрен халык иҗат иткән булса, көен балалар бакчасында 31 ел музыкаль җитәкче булып эшләгән Фәридә Шәймәрданова язган. «90 елларда, милли мәдәният үсеш ала башлаган чорда, балалар өчен татарча җырларга ихтыяҗ туды. Музыка укытучылары алдына «Татарча балалар җырларын каян алырга?» дигән сорау килеп басты.

Дөрес, профессиональ композиторлар балалар өчен көйләр яза, тик аларны башкару авыррак иде. Барлык композиторлар да балаларның мөмкинлеген тулысы белән белеп бетерми бит. Мин үзем консерваториянең композиторлар бүлеген тәмамладым. Тик кайчан да булса балалар өчен иҗат итәрмен дип уйлап та карамадым. Балалар бакчасында эшләгәнгә күрә, аларның нинди җырларны үз итүләрен яхшы белә идем. Нәниләр өчен җырлар яза башладым. «Куяннар» җырыннан тыш, 200 ләп җыр иҗат иттем, кайберләренең сүзләрен дә үзем яздым», – ди Фәридә ханым.

«Беренче сезонда төшерелгән җырларның барысы да тиздән интернетка куелып бетәчәк. Без икенче сезонга әзерләнәбез, җырлар сайлыйбыз, композитор, авторлар белән аралашабыз. Әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм балаларның фикерләре белән кызыксынабыз. Икенче сезонга сайланып алыначак җырлар да сабый күңеленә тиз үтеп керә алырлык булсын иде. Балалалар безнең белән 16 җыр өйрәнде, алдагы җырларны да шулай өйрәнеп барсыннар иде» дигән теләкләрен белдерә оештыручылар.

Яңалыклар әле моның белән генә тәмамланмый. Июль аенда «Тәртип» радиосы «Салават күпере» журналы белән берлектә «СалаваTik» проекты кысаларында «Җырла, балам!» тапшыруын башлап җибәргәннәр икән. «Тапшыруда күренекле музыка белгечләре, җыр авторлары белән кызыклы әңгәмәләр булачак», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Беренче чыгарылышта радио тыңлаучылар «СалаваTik»ларның үзләре белән танышса, алдагы тапшыруларда «СалаваTik»лар башкарган җырларның иҗат ителү тарихы турында мәгълүмат алачак. Тапшыру һәр җомга 20.25 сәгатьтә (кабатлавы –чәршәмбе 10.30 да) 93,1 FM ешлыгындагы «Тәртип» радиосында чыгачак. «Җырларны өйрәнеп кенә калмыйбыз, аларның барлыкка килү тарихларын да халыкка җиткерәсебез килә. Безнең татар халкы – элек-электән җырга-моңга хирыс халык. Җырларыбыз буыннан-буынга тапшырылып килгән иң кадерле һәм бәһале мирас булып саналган. Шул мирасны саклап, үсеп килүче буынга тапшыру – безнең изге бурычыбыз», – дип искәртә Зилә Хөснетдинова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading