16+

«СалаваTik»лар «Туган тел»не җырлыйлар!

«СалаваTik»лар апрельне – Тукай, туган тел аен татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән каршы ала.  Бүген YouTube каналда «СалаваTik»лар башкаруында «Туган тел» җыры дөнья күрде. 

«СалаваTik»лар апрельне – Тукай, туган тел аен татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән каршы ала.  Бүген YouTube каналда «СалаваTik»лар башкаруында «Туган тел» җыры дөнья күрде. 

«Туган тел» белән сабыйларыбызның теле ачыла,  «Туган тел» балалар бакчасында, мәктәптә дә җырлана. Туган тел безне гомер буе озата бара. Шуңа күрә бу җырга тукталуыбыз юкка түгел. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗат иткән, халык көенә язылган «Туган тел» җыры бар дөнья татарларын берләштерүче җыр. Шуңа күрә «СалаваTik»лар бу җырны башкарырга лаек дип таптык» - ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

«Проектыбызга киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы, татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче, Рәшит Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестиваленың Гран-при иясе (2007), М. Җәлил исемендәге (2011), И.Шакиров исемендәге (2020) республика премияләре лауреаты, Татарстанның (2016) һәм Башкортстанның (2021) атказанган артисты Филүс Каһировны җәлеп итергә булдык. Ул бик теләп ризалашты.  Филүс әфәнде бик җайлы кеше булып чыкты. Тавыш яздыру, видеога төшерү моментлары дап бик җиңел һәм тиз барды. Җырчы-йолдызларыбыз «СалаваTik» ларыбыз өчен дә шундый танылган җырчы белән бергә җырлау, бигрәк тә «Туган тел» җырын бергә башкару зур горурлык. Филүс Каһировка бик зур рәхмәт” – ди баш мөхәррир.

Филүс Каһиров та кечкенәдән “Туган тел” җырларга яраткан.“Татар теле укытучым бик тә сәнгатькә гашыйк кеше иде. Әдәбият дәресләрендә “Туган тел” җырын еш башкардык. Мин солист буларак беренче рәтләрдә җырлый идем. Укытучым әдәбият дәресен сәнгать белән бергә алып барды. Шуңа да укытучыма рәхмәтлемен. «CалаваTik»лар мине кабат балачакка алып кайтты. Алар белән “Туган тел” җырын башкарганда хәтирәләр яңарды” ди җырчы. “Әткәй белән әйнкәй гармунда уйнап җырлый иделәр. Мин дә кечкенәдән аларның моңнарын тыңлап үстем. Радио, телевидениядә башкарылган җырчыларның җырларын башкарырга ярата идем” – дип балачагын искә ала Филүс Каһиров. “Улларым да татарча җырлар җыңлап, үзебезнең моңнарыбызны тыңлап үсәләр. Кечкенә улым сәнгатькә якын” – ди горурланып җырчы. 

«СалаваTik» проектына уңышлар телим. Дәвамлы проект булсын. Милләтебез өчен файдалы, бик тә кирәкле эш алып барыла. Татар сәнгатенә, телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт уяту  зур тәрбия бит». Әлеге тәрбияви эштә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров. 

«СалаваTik»лар апрельне – Тукай, туган тел аен татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән каршы ала. Ана телебездә рәхәтләнеп җырлап бәйрәм итик әле!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading