16+

Салкыннар Казандагы «Россия чаңгысы» ярышы вакытын күчерергә мәҗбүр иткән

Синоптикларның каты салкыннар фаразлавы нәтиҗәсендә бөтенроссия массачыл «Россия чаңгысы-2017» ярышы Казанда 18 февральгә күчерелде, дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.

Синоптикларның каты салкыннар фаразлавы нәтиҗәсендә бөтенроссия массачыл «Россия чаңгысы-2017» ярышы Казанда 18 февральгә күчерелде, дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.

Чаңгы спортын яратучылар өчен Юдино бистәсендә «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урман паркында һәм Гаврилов урамы буендагы Казансу тугаенда чаңгы трассалары әзерләнә.

«Россия чаңгысы-2017» ярышларында катнашырга теләүчеләргә ярышларның традицион символы булган башлык һәм старт номерыннан торган старт комплекты алырга кирәк булачак. Аның өчен шәхесне билгеләүче документ һәм табиб белешмәсе (яки сәламәтлегем өчен үзем җаваплы дигән язма) мандат комиссиясенә тәкъдим ителә.

Комиссия 11 февральгә кадәр 13-18 сәгать аралыгында «Хезмәт резервлары» стадионы чаңгы базасында (Николай Ершов ур., 7а йорты) эшли, дип хәбәр итә ярышны оештыручылар.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading