16+

Салкын көннәрнең кайчанга кадәр сузылачагы мәгълүм 

Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Салкын көннәрнең кайчанга кадәр сузылачагы мәгълүм 

Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Урыны белән бераз кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 (аязган вакытта -19 градуска кадәр), көндез -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Татарстанга салкын һава алып килгән антициклон төбәктәге һава торышын 22 декабрьгә кадәр билгеләячәк.

"Татар-информ"

Фото пиксабай
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading