16+

Салмачыда 11 апрельдән котыру чире буенча карантин кертелде

Тиешле указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды һәм президентның рәсми сайтында бастырылды.

Салмачыда 11 апрельдән котыру чире буенча карантин кертелде

Тиешле указ ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды һәм президентның рәсми сайтында бастырылды.

Документ нигезендә, хайваннарның күпсанлы авыру һәм котыру чире таралу куркынычы белән бәйле рәвештә биредә карантин кертелгән.

Ул гамәлдә булган чорда бистәдә асралучы хайваннарны сату һәм аларны территориядән читкә алып бару тыелган. Шулай ук, кыргый хайваннар аулау, итләрен куллану, аларны йорттагы эт-мәчеләргә ашату ярамый. Чөнки котыру авыруы булырга мөмкин.

Тиешле чаралар башкарылган очракта, терлекләрдә котыру авыруының соңгы очрагы теркәлеп, ике ай узгачтан соң, карантин юкка чыгарылырга тиеш. 

Фото социаль челтәрләрдән. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading