16+

Салым декларациясен тапшырдыңмы?

Татарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә.

Татарстанда 2014 ел өчен керемнәре турында декларация тапшырырга тиешле 115 меңләп кеше исәпләнә.

Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әгәр дә кеше ел дәвамында эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән; фатирын, бүлмә яки башка шәхси милкен саткан яки арендага биргән; лотореяда откан икән, ул салым органнарына махсус декларация тәкъдим итәргә бурычлы.

- Салым декларацияләрен тапшыру вакыты 30 апрельдә төгәлләнә. Югарыда санап үтелгән затлар, апрель ахырыннан да соңга калмыйча, 3-НДФЛ формасы буенча салым органнарына декларация тапшырырга тиеш, - дип искәртте Марат Сафиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading