16+

Салым буенча бурычын түләмәгән өчен машинасыннан колак каккан

Бурычын тулысынча түләгәннән соң гына машинасын кире кайтара алган. 

Бурычын тулысынча түләгәннән соң гына машинасын кире кайтара алган. 

Казанда яшәүче берәүнең зур суммада бурычын автомобилен алу юлы белән хәл итәргә булганнар. Бер хатынның салым буенча бурычы 80 мең сумга хәтле җиткән.  Шуңа суд аша аның кыйммәтле Porsche Macan машинасын кулга алганнар. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чит ил машинасы Яңа Савин районында муниципаль парковкада табылган. Хәзер машина махсус парковкада тора. Чит ил машинасы хуҗасы бурычын тулысынча түләгәннән соң гына аны үзенә кире кайтара алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading