16+

Салым түләргә кушучы квитанцияле хатлар килмәячәк

Быел Татарстан халкына беренче тапкыр квитанцияләр урынына бюджет системасына салым күчерү өчен реквизитлар бирәләр.

Быел Татарстан халкына беренче тапкыр квитанцияләр урынына бюджет системасына салым күчерү өчен реквизитлар бирәләр.

Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Федераль салым инспекциясенең Татарстан буенча идарәсендә салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлфия Каюмова сөйләде. «2019 елда конвертларга квитанцияләр салынмаячак. Бу салым турында хәбәр итүнең формасы үзгәрүгә бәйле. Хәзер Россия бюджет системасына салым җибәрү өчен кирәкле барлык реквизитлар да салым хәбәрләрендә күрсәтеләчәк. Бу – Qr-код, штрих-код һәм күчерүләрнең уникаль идентификаторы (УИН) кебек реквизитлар», – диде Гөлфия Каюмова. Аның сүзләренчә, билгеләнгән салымны теләсә нинди уңайлы ысул белән, шул исәптән түләү терминалларында, банк һәм почта бүлекләрендә дә түләргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading