16+

Хәмер салып бирмәгән өчен бер ир танышын көрәк белән кыйнаган

Кафеда урнаштырылган видеокүзәтүгә аның һөҗүм иткән вакыты эләккән.

Хәмер салып бирмәгән өчен бер ир танышын көрәк белән кыйнаган

Кафеда урнаштырылган видеокүзәтүгә аның һөҗүм иткән вакыты эләккән.

Нурлатта яшәүче, хәмер белән сыйламаган өчен, кафедагы кешене көрәк белән кыйнаган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Әлеге хәл Нурлатның автовокзалдан ерак булмаган “Малина” кафесында узган якшәмбедә кич белән булган. Беренче мәгълүматлар буенча, кич белән кафега биредә даими була торган кеше килеп кергән. Ул өстәл артында утырган танышыннан хәмер белән сыйлавын сораган. Танышы риза булмаган. Ир-ат чыгып киткән. Тик тиздән ул көрәк тотып килеп кергән һәм танышына берничә тапкыр көрәк белән суккан.

Кассир Росгвардия ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен чакырган. Алар аны тоткарлап, полицейскийларга тапшырган.

Озакламый суд-медицина экспертизасы билгеләнәчәк. Билгеле булганча, тоткарланучы - психик тайпылышлы кеше. Хәзерге вакытта ул Казан хастаханәләренең берсендә тикшеренүдә.

Зыян күргән ир-атның кулы сынган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading