16+

Самолетта җәнҗал куптарган Лаеш кешесен зур штрафка тартканнар

Лаеш районында яшәүче кеше самолетта чыгарган җәнҗал өчен зур штраф түләячәк. Мондый карарны Лаеш районы суды чыгарды.

Лаеш районында яшәүче кеше самолетта чыгарган җәнҗал өчен зур штраф түләячәк. Мондый карарны Лаеш районы суды чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, 15 сентябрьдә Анталья - Казан рейсы буенча юнәлгән самолетта җәмәгать тәртибен бозучы, сүгенүче ир-ат булуы турында хәбәр ителде. Моннан тыш, дебошир бортпроводникка суккан. Вакыйга урынына хокук саклаучылар килгән, алар адекват булмаган пассажирны тоткарлаган һәм полиция бүлегенә алып киткән.

Ул гаебен таныган, дип хәбәр итә транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте. 

Суд гаепләнүченең гамәлләрен һава транспортында хулиганлык буларак таныды. Аңа 500 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading