16+

Самосырово чүплеге урынында яшел чирәм һәм сиреньнәр үсәчәк

Самосырово чүплеген техник ысуллар кулланып кулланышка яраклы итү - рекультивацияләү этабын 26 апрельдә төгәлләячәкләр.

Самосырово чүплеген техник ысуллар кулланып кулланышка яраклы итү - рекультивацияләү этабын 26 апрельдә төгәлләячәкләр.

Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Самосырово полигонына матбугат туры барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

«Без рекультивациянең беренче этабын төгәлләп киләбез. Полигонда сөзәклекләр ясадык, грунтны күчердек, чүплекнең бөтен өслеген пленка белән капладык һәм аңа бер метр калынлыгында балчык тараттык», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Татарстанда иң зурлардан саналган Самосырово полигоны 32 гектар мәйданны били. Биредә күмелгән чүп-чарның гомуми күләме 45 миллион тоннага җитә. Рекультивациягә кадәр чүплекнең биеклеге 45 метрдан артып киткән. Полигонда рекультвация эшләрен «Русремстрой» оешмасы узган елның февраленнән бирле башкара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading