16+

Санитар кыз үзенең скульптурасын ясаган

Түбән Кама бала тудыру хастаханәсенең яңа туган сабыйлар бүлегенә керү юлында элек электән баласын имезүче ана сыны торган. Вакыт узгач бу скульптура таушалган. Быел аны яңарту өчен Мәскәүгә җибәргәннәр. Һәйкәл урыны буш булгач, моңсу калган. Әлеге хастаханәдә эшләүче санитар хатын, 33 яшьлек Ксения Казачкова да моңа борчылган. 

Кыскасы, композиция Мәскәүдән әйләнеп кайтканчы, хатын аның урынына үзе скульптура ясарга булган. Интернетта озак кына өйрәнгәннән соң, ул ун рулон бинтны гипс белән катырып бала имезүче хатын-кыз сынын тудырган. «Атна буе үземә гипслы бинт урадым. Башта битемә, муеннарыма, аннары курчакны алдым да, күкрәгемә кыстым. Шул рәвешле бала сынын ясадым. Иң авыры – бөтен детальләрне берләштерү иде», – дигән Ксения «Комсомольская правда» газетасына биргән әңгәмәсендә. 

Мәскәүдән чын бюст ай ярымнан кайтып җитәр дип көтелә, аны урынына куячаклар, ә Ксениянең композициясен хастаханә ишегалдына урнаштырачаклар.

Фотолар: kp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading