Россиянең Тикшерү комитетында Санкт-Петербург метросында шартлау оештырган ир-атның исемен атадылар. Ул 1995 елгы Әкбәржон Җәлилов булып чыкты. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га Россия Тикшерү комитеты җибәргән хәбәргә нигезләнеп яза.
Эксперт-криминалистлар "Восстание Мәйданы" метро станциясендә шартлаткыч матдә салып калдырылган сумкада Җәлиловның генетик эзләрен ачыкланган. Идарәдә дә шартлаткыч җайланма Җәлилов тарафыннан калдырылган дип белдерделәр.
Аннан алдарак бүген Кыргызстанның милли иминлек буенча Дәүләт комитеты шартлатучы кешенең Кыргызстанда туып, Россия гражданлыгы алганлыгын раслады.
Исегезгә төшерәбез, 3 апрельдә Санкт-Петербург метросында шартлау булды. Шул сәбәпле 14 кеше үлгән. Санкт-Петербург хакимияте һәлак булучылар истәлегенә 4 апрельдән өч көнлек мәтам игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар