Вакыйга урынында Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли.
Санкт-Петербургтагы «СКТБ Технолог " ФДУП заводында ике кеше зыян күргән. Якынча мәгълүматларга караганда, предприятие территориясендә баллоннар шартлаган.
Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре вакыйга урынында эшли.
Әлеге завод фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, химик кушылмалар синтезы, химия, медицина һәм башка тармаклар өчен продуктлар җитештерү белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар