16+

"Саннар дәресе"ндә укучыларны квант компьютеры белән таныштырачаклар

"Росатом" дәүләт корпорациясе 10 марттан 10 апрельгә кадәр "Саннар дәресе" бөтенроссия проектында катнашачак һәм "Квант дөньясы: квант компьютеры ничек төзелгән" темасы буенча дәрес уздырачак.

"Росатом" дәүләт корпорациясе 10 марттан 10 апрельгә кадәр "Саннар дәресе" бөтенроссия проектында катнашачак һәм "Квант дөньясы: квант компьютеры ничек төзелгән" темасы буенча дәрес уздырачак.

Бу хакта оештыручыларның матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа дәрес «Россия Федерациясенең санлы икътисады» милли программасы кысаларында әзерләнгән. Аның нигезендә - квант компьютерының үзенчәлекләренә, аның гадәти ПКдан аерымлыкларына һәм дөньяда барлыкка килү белән булачак үзгәрешләргә багышланган танып белү материалы. "Саннар дәресе" теоретик өлештән һәм уен тренажерында күнегүләр булган блоктан торачак. Квант программалаштыру буенча уен биремнәре фәнне 1-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары арасында популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Дәрескә теләсә кайсы вакытта сайтта керергә мөмкин. "Квант индустриясе өчен кадрлар резервын формалаштыру - без эшли торган төп бурычларның берсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading