16+

Сау бул, Төрекмәнстан! Сәлам, Омск!

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендә төрекмән делегациясенең узган атнада Татарстанга ясаган визиты әле һаман матур кайтаваз булып яңгырый.

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендә төрекмән делегациясенең узган атнада Татарстанга ясаган визиты әле һаман матур кайтаваз булып яңгырый.

– Очрашуда алты килешү кабул ителде. Төрекмәннәр Казан Сабан туенда да катнашып, бик канәгать калып киттеләр. Сабан туенда 150 төрекмән артисты чыгыш ясады. Киләсе дүшәмбедә Татарстанга инде Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков җитәкчелегендә яңа делегация килә, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк. Татарстан белән Омскиның сәүдә әйләнеше елына 4 миллиард сумны тәшкил итә. Республика йөк машиналары, авыл хуҗалыгы техникасы, медицина җиһазлары, дарулар җибәрә. Омск өлкәсеннән синтетик каучук, автобензин кайтартыла.
– Татарстан белән Омск өлкәсе арасында хезмәттәшлек килешүе 2000 елда кабул ителгән, әлеге килешү яңартыла. Омск делегациясе «Химград» һәм «Эйдос-Медицина» предприятиеләрендә, Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводта булачак. Омск өлкәсендә 42 мең татар яши, татарча газета чыга. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенә ярдәме өчен Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурковка рәхмәт әйтәчәк, – диде Лилия Галимова.
«Алабуга» үзгә икътисади зонасында бүген «Август» компаниясе заводы ачыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тантанада катнаша. «Август» компаниясе заводында үсемлекләр өчен сыек ашлама җитештереләчәк.
– Елына 50 миллион литр сыек ашлама чыгару ниятләнелә. Ул чит ил пестицидларына алмаш продукция булачак, – диде Лилия Галимова.

Журналистлар тарафыннан Казанда җәмигъ мәчете турында кызыксынып бигән сорауга Лилия Галимова: «Җәмигъ мәчете төзелеше өчен әле урын ачыкланмады», – дип җавап кайтарды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading