16+

Савыт-саба юу чараларының кайсы куркынычсыз?

Россия сыйфат системасы экспертлары савыт-саба юу чараларының кайсы куркынычсыз булуын ачыклаган.

Россия сыйфат системасы экспертлары савыт-саба юу чараларының кайсы куркынычсыз булуын ачыклаган.

Аларының органик булмаганында төп компонент булып өслекле-актив матдәләр (ПАВ) тора. Шуңа да аның концентрациясе 5 проценттан артмаганын алырга тырышыгыз, иң яхшысы – 2 процентлысы. Составында хлор, хлорорганик кушылмалар, фосфат һәм фосфонатлар булганын сайламагыз. Органик чараларда суда тулысынча эреп бетә торган цитруслылар экстракты, эфир майлары, сода һәм лимон кислотасы була. Аларда ПАВ та, фосфат та, ясалма ис һәм төс бирүче матдәләр дә юк. Органик сыекчалар, әлбәттә, кыйммәтрәк тора. Савыт-саба юу чараларында махсус билгеләр булу шарт: әйтик, Ecogarantie, Eco Label яки QAI. Ул яхшы итеп ябылырга һәм күбекләнергә тиеш. Артык ябышкак булса, аңарда химия күп дигән сүз, аз булса, начар юа.

Роскачество белгечләре иң яхшы савыт-саба юу чараларын да атап үткән. Алар 45 төрле сыекчаны 21 күрсәткеч буенча өйрәнгән. Нәтиҗәдә иң яхшылары булып Fairy, Sarma, Sodasan, Amway, AOS, Synergetic, Bio Mio, Ecover zero, Faberlic һәм Bon Sai дигәннәре табылган. Әлеге үрнәкләрнең кул тиресе өчен дә зыянсыз булуы ачыкланган. Аларда чүпрә дә, күгәрек тә, гөмбәчекләр һәм металл да, зыянлы бактерияләр дә табылмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аос бн фейри зыянсыз ди бар. Ин яхшысы Ника. Калган нар аллергия бирэ

    Мөһим

    loading