16+

Сайлау участоклары ике тапкыр дезинфекцияләнәчәк

Татарстанда барлык сайлау участокларын да Роспотребнадзор тикшереп чыккан. Бу эш белән ведомствоның 243 хезмәткәре шөгыльләнгән.

Татарстанда барлык сайлау участокларын да Роспотребнадзор тикшереп чыккан. Бу эш белән ведомствоның 243 хезмәткәре шөгыльләнгән.

“Сайлау участокларының күбесе мәктәпләрдә урнашып, 15-16 сентябрь көннәрендә анда балалар уку сәбәпле, участоклар тулысынча әзер булмавы ачыкланган иде. Әмма пәнҗешәмбе көнне кичкә сайлау участокларының барысы да әзерләнеп бетте. Аларда без тәкъдим иткән чаралардан да артыграк әзерләнделәр”, - дип белдерде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Сайлау комиссиясе әгъзалары өчен саклану экраннары булдырылган. Шулай ук кампания барышында сайлау участоклары урнашкан биналар тулысынча дезинфекцияләнәчәк. Беренче тапкыр бу эш пәнҗешәмбедән җомгага төндә эшләнелгән. Икенче “чистарыну” чаралары якшәмбедән дүшәмбегә, ягъни сайлаулар тулысынча тәмамланганнан соң булачак.

“Бу учреждение штат режимында тулысынча эшли башлап, инфекция ияртү куркыныч булмасын өчен шулай эшләнелә”, - дип белдерде Марина Патяшина.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрь көннәрендә Россиядә Дәүләт Думасына сайлаулар уза.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading