Татарстанда сайлау участокларында 6 меңнән артык кеше грипптан вакцина ясаткан, дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко.
Скопировать ссылку
Татарстанда сайлау участокларында 6 меңнән артык кеше грипптан вакцина ясаткан, дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко.
Коронавирус инфекциясеннән бер меңләп кеше, сайлауга барып, вакцина ясатып кайткан.
“Без сайлау участокларында шуның кадәр кешене вакцинацияләү максаты куймадык”, - дип белдерде урынбасар.
Коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаткан кеше грипптан да прививка ясатырга тели икән, бу очракта икесенең арасы бер ай булырга тиеш. Һәм киресенчә. Гриппка каршы прививка ясатканнан соң бер ай узгач кына ковидтан вакцина ясатырга мөмкин.
Комментарийлар