16+

Сайлау участокларында хокук бозулар беренче көнне күп булган

Татарстанда сайлау участокларында сайлаучылардан һәм күзәтүчеләрдән хокук бозулар турында гаризалар һәм шалтыратулар кабул ителә.

Татарстанда сайлау участокларында сайлаучылардан һәм күзәтүчеләрдән хокук бозулар турында гаризалар һәм шалтыратулар кабул ителә.

Алдан фаразлар буенча, сайлау участокларында хокук бозулар буенча гаризалар сайлануың беренче көнендә бик күп булган. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә шулай дип белдерде.

“Кичә, икенче көнне гаризалар азрак иде. Без барлык сигналларны да күзәтеп барабыз һәм оператив рәвештә хәл итәбез. Мисал өчен, бер участокта сайлаучылар исемлеге язылган китапның номеры булмау хакында мәгълүмат килеп иреште. Республика Үзәк сайлау комиссиясе оператив рәвештә ул участокка китте. Хокук бозу өлешчә расланды һәм төзәтелде”, - диде Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, сайлау участокларында күзәтүчеләр сайлау процессының ни дәрәҗәдә ачык баруын карап, күзәтеп тора.

“Җәмәгать күзәтү үзәгеннән күзәтүчеләр күбрәк булыр дип уйлаган идем.Эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган”, - дип белдерде Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading