16+

Сайлауга килгән кешедә температура булса нишләргә? 

Бу һәм башка сорауларга бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

Бу һәм башка сорауларга бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

“Температура яки башка билгеләр булган кешеләргә сайлауда катнашу өчен махсус аерым бүлмәләр булачак. Сайлау комиссиясенең берәр әгъзасы үзен начар хис итсә, шулай ук шул бүлмәгә кертеләчәк”, - диде Любовь Авдонина. 

Сайлау участогына кергәндә, һәр кешенең температурасын тикшерәчәкләр. Һәр сайлаучыга битлек һәм перчатка тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, аяк-киемен дезинфекцияләү келәме булачак. “Битлек кию мәҗбүри, ә перчатка киюне һәркем үзе хәл итә”, - диде ул. 

Аның әйтүенчә, сайлауга килүчеләр бер-берсе белән кисешмәс өчен керү һәм чыгу ишекләре аерым булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading