16+

Сөбханалла! 64 яшендә әти булган!..

22 марттан 28 мартка кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлегендә 397 бала тууы теркәлгән.

22 марттан 28 мартка кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлегендә 397 бала тууы теркәлгән.

Яшь әнигә – 18 яшь, иң яшь әтигә – 21 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 47, иң өлкән әтинең яше – 64. Бала туганда минималь авырлык 700 грамм тәшкил иткән, ә максималь авырлык – 4850 грамм, дип хәбәр итә Казан Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Узган атнада бала исемнәре арасында иң популярлары: Риана, Кәрим, Ралина, Даниил, Тимер, Радмир, Илья, Ясминә, Анна, Мирон, Мәликә, Әмир. Иң сирәк исемнәр – Агнеша, Раймон, Бану, Евангелина, Ильяна, Рәсүл, Эдгар, Мия, Тамир, Гордей, Васелина, Бонита.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 155 пар үзләренең никахларын теркәгән, дип яза Казан мэриясе.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading