16+

Сәүдә үзәкләре ачылды, әмма күңел ачарга иртәрәк

Роспотребнадзор вәкилләре төнге клуб һәм балалар мәйданын ачарга ашыкмый.

Роспотребнадзор вәкилләре төнге клуб һәм балалар мәйданын ачарга ашыкмый.

Татарстанда сәүдә үзәкләре, кафе һәм рестораннар ачылды, әмма коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле чикләүләр әле саклана.

– Кинозал, төнге клуб, дискотека, балалар өчен уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре эшчәнлеге әле тыела, – дип ачыклык кертте бүген журналистларга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

– Тукелану урыннары ачылганга күрә, күпләр төнге клублар ачарга мөмкин дип уйлады. Әлегә тыела.

Аның сүзләренчә, кафе һәм рестораннарда кальян тартырга рөхсәт ителми. Киләсе атнага туклану урыннары һәм сәүдә үзәкләре тиешле органнар тарафыннан тикшереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading