16+

"Сеңел" фильмының телевизон вариантын карарга мөмкин

Фильмның бөтенроссия премьерасы 2019 елның сентябрендә булган иде.

Фильмның бөтенроссия премьерасы 2019 елның сентябрендә булган иде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 һәм Башкорстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан әдипнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңел» фильмы янә телевизион экранга чыгачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

«Сеңел» фильмы «Культура» гомумроссия дәүләт телевизион каналында 18-19 апрельдә 19.45 һәм 10.05 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Әлеге хәрби драманың (режиссеры - Александр Галибин) Бөтенроссия премьерасы 2019 елның сентябрендә булган иде.

Кинокартина киң аудиториягә исәпләнгән – ул балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булыр, диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading