16+

Сентябрь аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 32 кеше үлгән

Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча көчәйтелгән рейдлар уздырачак.

Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча көчәйтелгән рейдлар уздырачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән эш режимына күчү турында хәбәр итте. Бу юл-транспорт һәлакәте саны арту белән бәйле, дип хәбәр итә республика башкарма хакимияте органы матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, сентябрьнең 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булган. Шуңа бәйле рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча көчәйтелгән рейдлар үткәрү турында карар кабул ителде. Билгеләп үтелгәнчә, инспекторлар юл-транспорт һәлакәтенә китерә торган хокук бозуларны булдырмый калуга аеруча зур игътибар бирәләр. Шулай ук яктылык кайтаргыч элементлардан файдалануны популярлаштыруга юнәлдерелгән өстәмә профилактик чаралар оештыру да планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading