16+

Сентябрь якынлаша. Мәктәпләр коронавируска каршы әзер түгел

Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгы уку процессы вакытында коронавирусны профилактикалауга әзер түгел.

Татарстан мәктәпләренең яртысыннан артыгы уку процессы вакытында коронавирусны профилактикалауга әзер түгел.

Татарстанда 63% уку йорты пандемия шартларында вируска каршы мәҗбүри таләпләрне үтәргә әзер түгел. Бу хакта 22 августта Татарстан Президентында булган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы, ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.
Патяшина 211 мәктәп тикшерелде, бу гомуми санның 12% ы, дип белдерде. Бактерицид нурланыш җиһазларының булмавы мәктәпләрнең әзерлекләренә тоткарлык тудыра.

Коронавирус таралуны булдырмау өчен, яңа уку елында мәктәпләр санитария нормаларын төгәл үтәргә тиеш. Уку йортлары администрацияләре Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, уку процессын оештыруның төгәл регламентын эшләде. Профилактика чаралары санитария-эпидемиология кагыйдәләренә ярашлы рәвештә гамәлгә ашырылачак: контактсыз термометрия, көндәлек юу-җыештыру, җилләтү, учреждениегә кергәндә антисептикларның булуы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading