16+

Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов Борынгы Болгарда булдылар

Кичә Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы объектлары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Кириенконы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент ярдәмчесе Камил Исхаков, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрделәр.

Болгар ислам академиясендә Сергей Кириенкога белем бирү процессы, чит ил мөселман вузлары белән хезмәттәшлек, гарәп илләреннән мөгаллимнәрне җәлеп итү турында сөйләделәр.

Сергей Кириенко уку кабинетларын карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты, укыту процессында кулланыла торган мультимедиа системасы, шулай ук ул конференц-зал, музей, китапханә, архив бүлеге, намаз бүлмәләре, торак бүлмәләре белән танышты.

Шуннан Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты 922 елда Идел Болгарында ислам кабул итүгә багышланган Истәлекле билгене һәм иң зур Корьәнне карады. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук Болгар цивилизациясе музеенда һәм Җәмигъ мәчетендә булды.

Фотолар: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading