16+

Сергей Марков: “Татарстаннан сайлауны оештыруга өйрәнергә була”

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары Сергей Марков һәм Максим Григорьев Татарстанда сайлау барышын бәяләделәр.

Сергей Марков: “Татарстаннан сайлауны оештыруга өйрәнергә була”

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары Сергей Марков һәм Максим Григорьев Татарстанда сайлау барышын бәяләделәр.

Сергей Марков сайлауның яхшы оештырылышын, тәртип бозу очраклары күзәтелмәвен ассызыклады.

- Без монда сайлауларны күзәтергә һәм башка төбәкләрдә эшнең оештырылышын өйрәнергә килдек. Әлегә безнең өметләр аклана: барысы да бик әйбәт бара, - диде ул.
- Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзаларына сайлауларны күзәтү буенча шундый җитди проект әзерләүләре өчен рәхмәт белдерәсе килә, - диде
Максим Григорьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading