16+

Сез Кар бабай ясадыгызмы әле?

Газета укучыбыз – Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов – беренче кардан Кыш бабай ясарга да өлгергән.

Сез Кар бабай ясадыгызмы әле?

Газета укучыбыз – Әтнә районының Ары авылында яшәүче Фидаил Кадыймов – беренче кардан Кыш бабай ясарга да өлгергән.

«Иртә белән балалар мәктәпкә барганда күреп шатлансыннар дип, кич кеше күрмәгәндә, кар бабай ясап куйдым. Кибеткә баручы апалар, әбиләр дә янына килеп көлеп карап торалар. Кар бабайны баштүбән бастырып куйдым», – ди үзе. Бу үзенчәлекле кар бабайга авылдашлары шигырьләр дә багышлаганнар.

«Беренче кардан бит ул!
Сабый әле Кар бабай.
Шук чагым, дип сөенеп,
Баштүбән баскан бугай!»

– дип язган Чулпан Галиева.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading