16+

Ә сез сөтне ничек эчәсез?

Сөтне кеше организмы өчен файдалы булуын барыбыз да белә. Ә менә тәмләткечләр салсаң ул, гомумән, алыштыргысыз эчемлеккә әйләнә икән.

Ә сез сөтне ничек эчәсез?

Сөтне кеше организмы өчен файдалы булуын барыбыз да белә. Ә менә тәмләткечләр салсаң ул, гомумән, алыштыргысыз эчемлеккә әйләнә икән.

Кардамон салынган сөтле эчемлек баш мие эшчәнлеген яхшырта, депрессия һәм арыганлыкны бетерә.
Зәгъфран (шафран) салынган сөт нерв эшчәнлеген җайга сала, сулыш юлларын, кан тамырларын яхшырта, күз тирәсендәге шешләрне киметә, яшьлекне саклый.
Дарчинлы (корица) сөт ир ат сәламәтлегенә файдалы. Аны кәхвә урынына йокы килүне киметү өчен дә эчсәң була.
Куркума салынган сөт бавырга файдалы. Биттәге җыерчыкларны киметә.
Сөт белән имбирь исә организмны “чистарта”, иммунитетны ныгыта.
Мөшкәт чикләвеге (мускатный оре) белән сөт баш авыртуын бетерә, хәтерне яхшырта, йокысызлыктан дәвалый. Төнгә мондый сөтне эчеп ятсагыз, иртән бер-ике көн ял иткәндәй хәлләнеп уянасыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading