16+

Сезон авыруы "кызды": кайбер хастаханәләр тәүлек әйләнәсе кабул итә

Кышкы чорда суык тидерү, тын юллары белән авыручылар саны кисәк арта. Бу бигрәк тә йогышлы авырулар белән бәйле.

Кышкы чорда суык тидерү, тын юллары белән авыручылар саны кисәк арта. Бу бигрәк тә йогышлы авырулар белән бәйле.

Ангина, ринит, синусит, трахеобронхит һәм башка ЛОР-авырулар туңудан яки организмга зарарлану чыганагы белән үзара мөнәсәбәтләр аркасында һава-тамчы яки көнкүреш контакты ысулы аша  вируслар күчеп кискенләшергә мөмкин. Әлеге төр ЛОР-авыруларның чыганаклары булып А һәм В гриппы вируслары, парагрипп вируслары, тын юллары инфекциясе, аденовируслар, риновируслар, энтеровируслар һәм башкалар тора.

Татарстанда 3 февральдән алып 12сенә кадәр “ЛОР-органнар авыруларын профилактикалау” дип исемләнгән тематик декада узачак. Аның хакында сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре журналистларга хәбәр итте.

Табиблар әйтүенә караганда, соңгы ункөнлектә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ЛОР-авыру йоктыручылар саны кисәк арткан. Бу балалар арасында да, шулай ук өлкәннәр арасында да еш күзәтелә. Әлбәттә, моның төп сәбәбе, быелгы кышның аномаль булуында да. Чөнки, ЛОР-авырулар китереп чыгара торган вируслар гадәттә кышкы суыкларда озак яшәми. Ә менә быелгы кышның җылы килүе, мондый төр вирусларның киң тарлауына китергән. Ул гына да түгел, авыру кискенләшеп, гайморитка һәм башка катлаулы төрдәге формаларга күчү очраклары артуын билгеләп үтте белгечләр.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгече – гомуми практика табибы Люция Фәйсханова әйтүенә караганда, мондый төр авырулар нинди дәрәҗәдә булуына карамастан, алардан үзлегеңнән дәвалану катгый тыела. Иң беренче чиратта, участок табибына яки тар белгечкә мөрәҗәгать итү мөһим. Алар билгеләгән дәвалану курсы гына көтелгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тын юлларына төрле профилактик мазьлар, төрле препаратлар сөртүнең файдасы шуның кадәр генә. Бу очракта борынны тозлы су белән юдырту күпкә файдалырак. Әлбәттә организмны үзчыныктыру белән шөгыльләнү, дөрес туклану, иммунитетны ныгыту, җылы киенеп йөрү, витаминнар кабул итү авыруларга каршы торырга ярдәм итәчәк. Шулай ук эмоциональ халәтне дә нормада тоту мөһим. Шул ук вакытта табиблар витаминнар кабул иткәндә дә сак булырга киңәш итә, чөнки билгеле бер норманы сакламаганда, кирәгеннән артык кабул иткәндә аның организмга, бигрәк та ашкайнату органнарына зыян салуы бар.

Үз белдегең белән дәвалануның ахыры китскен хәлләргә китерергә мөмкин, авыру хроник стадиягә күчү куркынычы бар. Шуның өчен дә, табиблар, авыруның беренче  билгеләре күренә башлауга, тиз арада участок табибына мөрәҗәгать итәргә куша. Дәвалау курсын табиб билгеләве мөһим. Һәм, әлбәттә, авыру тәмам чигенмичә, тулысынча савыкмыйча торып, дәвалануны туктатырга ярамый. Бу көннәрдә республиканың барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре ЛОР-авыруларга каршы көрәш режимында эшли. Әйтик, Казанның 16 нчы хастаханәсендә табиблар авыруларны тәүлек әйләнәсе кабул итә. Авыруларга тиешле тикшеренү үткәрәчәкләр, анализлар алачаклар, кирәк икән, тын юлларына УЗИ тикшеренүе үткәрәчәкләр.

Табилар бигрәк тә балаларның сәламәтлегенә нык игътибар итәргә куша. Чөнки, балаларда авыруга каршы торучанлык шактыйга түбән, көчсезрәк. Мондый чорда аларның еш авыруы табигый күренеш. Шуңа да авыру билгеләре күренә башлауга ук, участок балалар табибын өйгә чакырту мөһим. Бары тик табиб билгеләгән дәвалау курсын гына куллану мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading