Бүген "Татмедиа" коллегиясе утырышында Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров "Тәртип FM" радиосы язмышына бәйле үз фикерен җиткерде.
- Дөресен генә әйткәндә, без бу теманы күздән ычкындырдык. Кайбер иптәшләр "ярдәме" белән әлеге ешлык читкә сатылган. Рөстәм Нургалиевич моңа бик зур канәгатьсезлеген белдерде. Хәзерге вакытта без әлеге радионы саклап калу юлларын эзлибез. Халык бу радионы ярата, шуңа күрә мәсьәләне чишелеш юллары табылыр, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Казанда эшли торган "Европа-Плюс", "Дорожное радио" һәм татар телле "Тәртип FM" радиоларының ешлыгын "РуМедиа" медиахолдингы сатып алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар