16+

Шагыйрә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат...

Соңгы шигырьләренең берсен дә тәкъдим итәбез.

Соңгы шигырьләренең берсен дә тәкъдим итәбез.

Шагыйрә, язучы Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова вафат. Бу хакта Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының инстаграм аккаунтында хәбәр ителә. Гөлнур апа соңгы көннәрдә авырган икән. 27 сентябрьдә инстаграмда язган постында ул сәламәтлекнең төп байлык икәнлеген искәртә.

Соңгы шигырьләренең берсен дә тәкъдим итәбез:

Алтын яфрак бирдең көзләремдә,
әй, сагынсын әле дидеңме?
Ай нурына тулган күзләремне
Шушы яфрак сөртсен дидеңме?
Җырларыңа төсле моңнар өстәп,
Яфрак яңгырына төр - дидең,
Көзләр елаганда ярсу язлар булып
Төшләремә минем кер - дидең.
Сабырлыкның сынмаганы сирәк,
Ялгызлыкның яры адашкан.
...Алтын кояш көмеш айга гашыйк,
Алар дамы әллә саташкан?!

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading